Новосибирскида «Себер йолдызлары» татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы булды
Новосибирск шәһәрендә «Себер йолдызлары» XIII Төбәкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төрле төбәкләрдән, шулай ук Мәскәүдән 300дән артык конкурсант катнашты. Конкурста Казахстан Республикасының Семипалатинск шәһәреннән яшь җырчы да катнашты. Шул уңайдан оештыручылар киләсе конкурсны халыкара форматта уздырырга карар кылды.
Омск өлкәсенең Тара шәһәре җырчылары һәм «Ләйсән» ансамбле җитәкчесе Денис Сиганов та концертта катнашты һәм лауреат булды.
Омскиның данлыклы «Умырзая» халык татар-башкорт фольклор ансамбле Гран-при конкурсының төп премиясенә дә лаек булды.
