Башкортстанда Милли кием көне билгеләп үтелә
18 апрельдә Башкортстанда Милли кием көне бәйрәм ителә. Искәртик, 2020 елдан башлап республикада Милли кием көне төбәк башлыгы Радий Хәбиров карары нигезендә апрель һәм сентябрь айларында уза. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Башкортстан Республикасы халыкларының милли киеме көне алдыннан Уфа хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать идарәсе бию флешмобы игълан итте. Флешмобка кушылу өчен үз образыңа милли костюм элементларын өстәргә, бию яки этник музыкага хәрәкәт белән кыска видео яздырырга кирәк.
Ролик «ВКонтакте» социаль челтәренә #этномодно хештегы белән куела, шулай ук мәдәният һәм сәнгать буенча идарәне билгеләп үтәргә кирәк. Оештыручылар сүзләренчә, иң яхшы видеолар ведомство сайлавына эләгәчәк.
