ru24.pro
World News
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдән ике җиңү белән кайта

0

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Матч Мәскәүдә узды.

Командалар плей-офф этабының киләсе раундына чыгар өчен көрәшә. Дүрт тапкыр җиңгән команда алга таба үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Бүген «Динамо» – «Ак Барс» сериясенең икенче уены булды, Казан командасы исәбендә ике җиңү бар.

Беренче периодның сигезенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кателевский исәпне ачты (0:1).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче периодның ундүртенче минутында «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин Мәскәү командасы капкасына икенче алканы кертте (0:2).

Командалар составы:

«Динамо»

  • Подъяпольский (Моторыгин);
  • Гусев – Уил – Сикьюра, Сизов – Ожиганов;
  • Комтуа – Пакетт – Рашевский, Пыленков – Менелл;
  • Слепышев – Михеев – Швец-Роговой, Адамчук – Сергеев;
  • Кудрявцев – Ильенко – Римашевский, Кудашов - Готовец.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Кошелев – О’Делл – Бровкин, Князев – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Ст.Терехов.

Киләсе уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Динамо» матчы 16 апрель көнне 19:30 сәгатьтә башлана.