ru24.pro
World News
Апрель
2025

Татар матбугаты өчен кроссвордлар төзүче Рәис Шаһи вафат булган

0

Татар җәмәгатьчелеге югалту кичерә. Чаллыда яшәүче Рәис Шаһины соңгы юлга озаттылар. Ул татар матбугатын кроссворд, сканвордлары белән тәэмин итеп тора иде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Ул 1954 елның 5 июлендә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында туа. 1971 елда Чиләбе өлкәсе Миньяр шәһәренең Метиз-металлургия заводында эшли.

Хәрби хезмәттә булып кайткач, Чаллы шәһәр төзелеш идарәсендә, «Шәһри Чаллы» («Чулман-Идел») газетасында, «Аргамак», «Мәйдан» журналларында эшли, «КАМАЗ» газета-китап нәшриятында төрле вазифалар башкара.

Аны туган авылы зиратына җирләгәннәр.