ru24.pro
World News
Март
2025

Милли китапханәдә «Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе»н тәкъдим итәчәкләр

0

26 мартта Татарстан Милли китапханәсендә Якутиядә якут телендә чыккан «Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе»н һәм Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында нәшер ителгән башка китапларны тәкъдим итү кичәсе була. Бу хакта Татарстан Республикасы Язучылар берлеге хәбәр итә.

Чарада Татарстан язучыларының XX корылтаена килгән шәрәфле кунаклар – Якутия (Саха) Язучылар берлеге рәисе Гаврил Андросов, Якутиянең халык язучысы Наталья Харлампьева, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Казахстанның «Простор» журналы баш мөхәррире Фәрхәд Тәминдаров, Үзбәкстанның «Шәрык йолдызы» журналы баш мөхәррире Сираҗетдин Рәуф катнашачак.

Кичә 17:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.