ru24.pro
World News
Март
2025

Рөстәм Миңнеханов Чыонг Тхань Хоай белән бизнес-делегацияләр алмашу турында килеште

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнам сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Чыонг Тхань Хоай белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Республика Рәисе искәрткәнчә, бүгенге көндә Татарстан һәм Вьетнам арасында товар әйләнеше күләме шактый тыйнак һәм аны арттыру өчен ресурслар бар. Аерым алганда, нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, IT, югары технологияләр кебек юнәлешләрдә.

«Безнең делегация составында министрлык һәм ведомство, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре бар. Сәфәр барышында безнең эшкуарлар элемтәләрне үстерү өчен яңа юнәлешләр ачар, уртак проектлар турында килешер дип ышанабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Вьетнам Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы җитәкчелеге Россия төбәкләре белән хезмәттәшлек итүнең тарихи әһәмияткә ия булуына игътибар юнәлтте.

«Вьетнам халкы илебез өчен катлаулы елларда Советлар Союзының ярдәмен беркайчан да онытмаячак. Безнең төбәкләр белән хезмәттәшлек итүдә потенциалыбыз зур. Бу сәфәр тулаем алганда Вьетнам һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен көчле стимул булыр дип ышанам», - диде Чыонг Тхань Хоай.

Очрашу азагында яклар бизнес-делегацияләр белән алмашу турында килеште.