Яраланган хәрбиләргә түләүләр бирү өчен документлар тикшерү вакытын кыскартырга мөмкиннәр
Сенаторлар Дәүләт Думасына яраланган хәрби хезмәткәрләргә яки махсус хәрби операция барышында һәлак булучыларның гаиләләренә бер мәртәбә бирелә торган түләүне гамәлгә ашыру өчен 15 көн вакыт билгеләүче закон проектын кертә. Бу хакта мәгълүмат Федерация Советының Telegram-каналында урнаштырылган.
Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төрле ведомстволарда документларны карау вакыты 60 көн һәм аннан да озаграк булырга мөмкин. Закон проектының максаты – түләү процессын тизәйтү өчен документларны тикшерү вакытын 15 көнгә кадәр кыскарту.
Сенатор Инна Святенко ассызыклаганча, бу ведомствоара элемтәгә керү һәм документлар белән эш итү өчен җитәрлек вакыт. Тикшерү 15 көнгә кадәр вакыт дәвамында үткәрелергә тиеш, дип каралган закон проектында.