Социолог майда озын яллар турында аңлатты
Быел Россия халкын майның беренче яртысында ике тапкыр дүртәр көн рәттән озын яллар көтә. Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Социаль анализ һәм фаразлау институты белгече Марина Лопатина шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Белгеч аңлатканча, «май бәйрәмнәрендә эшләми торган көннәр саны, беренче чиратта, ял көннәренә туры килгән бәйрәм көннәрен күчерү белән бәйле».
Аерым алганда, 4 гыйнвар, шимбә ялы җомгага, 2 майга, ә 23 февраль, якшәмбе ялы пәнҗешәмбегә, 8 майга күчерелде.
Нәтиҗәдә, социолог сүзләренчә, быел 1 һәм 9 май – бәйрәм көннәре, 2 һәм 8 май – күчерелгән бәйрәмнәр, 3-4 һәм 10-11 май гадәти ял көннәре булачак. «Шул рәвешле, май башында россиялеләр ике тапкыр дүртәр көн ял итәчәк», - дип сүзен төгәлләде ул.
2025 елда Татарстан халкы биш көнлек эш атнасында – 120 көн, ә майда 13 көн ял итәчәк.