Казанның Вознесение тракты янә түләүле булачак
Казанның Вознесение тракты 9 мартта 23.50 сәгатьтән яңадан түләүле булачак. Моңа кадәр 20 көн дәвамында бу юлдан бушлай йөрергә мөмкин иде.
«Хөрмәтле кулланучылар! 9 мартта 23:50 сәгатьтән бу юлдан йөрү кабат түләүлегә әйләнә. Сезне үзебезнең юлда күрүебезгә шат булачакбыз!» - диелә Вознесение трактының рәсми сайтында урнаштырылган хәбәрдә.
Вознесение тракты – Казанда яңа төзелгән 8 километр озынлыгындагы түләүле автомобиль юлы. Юл өч полосалы, ике җир асты һәм ике җир өсте җәяүлеләр кичүе бар. Проект Татарстан Республикасы белән «Оптима-технологияләр» ҖЧҖ арасында төзелгән Концессион килешү кысаларында гамәлгә ашырылган. Бу юлдан Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәр 5 минутта барып җитәргә мөмкин. Әлеге юл участогында рөхсәт ителгән максималь тизлек – сәгатенә 90 километр.