ru24.pro
World News
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28

Зәй районы алгы сызыкка 20 тонналы ике йөк машинасы җибәрде

0

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү юнәлешендә актив эш дәвам итә. Шушы көннәрдә шәһәрдән 59нчы гуманитар конвой – алгы сызыктагы хәрбиләр өчен кирәкле барлык әйберләр тутырылган 20 тонналы ике йөк машинасы җибәрелде.

Гуманитар ярдәмне бөтен район белән формалаштырганнар. 31нче мәйданчыкта маскировка челтәрләре үрәләр, буржуйкалар, окоп шәмнәре, култык таяклары, җылылык саклый торган юрганнар, коры ашлар әзерлиләр, эчке киемнәр һәм җылы киемнәр тегәләр. Мәктәп укучылары хәрбиләргә хатлар яза һәм открыткалар ясый, ә волонтерлар материаллар сатып алу өчен акча җыя. Предприятиеләрдә һәм көллиятләрдә мичләр һәм хәрбиләр өчен башка файдалы әйберләр ясыйлар.

Александр Исаков тәкъдим иткән фотолар

Чираттагы конвой Җиңү бульварыннан, Азат итүче сугышчыга һәйкәл яныннан кузгалды. Гуманитар йөкне озатырга ветераннар, Яшь гвардиячеләр, район җитәкчелеге, шәһәр һәм авыл җирлекләре халкы җыелды.

Йөк машиналары хәрбиләргә автомобильләр өчен запас частьләр, маскировка челтәрләре, буржуйка-мичләр, газ баллоннары, медицина кирәк-яраклары, инвалид коляскалары, култык таяклары, матраслар, кием-салым, азык-төлек продуктлары һәм туганнарыннан шәхси посылкалар алып килгән. Моннан тыш, ике автомобиль – «ВАЗ» һәм «Нива» машиналары җибәрелде. Хәрбиләрнең барлык үтенечләре 100 процентка үтәлде.

Йөк составында шулай ук район газеталары – «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарының яңа саннары да бар. Фронтта газеталар бик кадерле: аларны кат-кат укыйлар, саклыйлар һәм түш кесәләрендә йөртәләр.

Бу юлы Зәй делегациясе 5 мең чакрымнан артык юл үткән. Шуларның 1,3 мең чакрымын фронт сызыгы буйлап узганнар. 10 ноктада тукталыш ясап йөк бушатканнар. Машиналарның руле артында – хәрбиләргә инде берничә мәртәбә ярдәм алып барган тәҗрибәле йөртүчеләр. Алар белән бергә «Җылы Зәй» хәйрия фонды вәкилләре дә барды.

Район башлыгы Рәзиф Кәримов шәхсән үзе хәрби хезмәткәрләр белән күреште һәм егетләргә якташларыннан җылы сүзләр җиткерде. Ул хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады, аларга сәламәтлек, ныклык һәм тизрәк әйләнеп кайтуларын теләде. Хәрби хезмәткәрләр Зәй халкына рәхмәт җиткерде, бу ярдәм алар өчен никадәр мөһим булуын ассызыклады.

Зәй районы фронт белән тыл бердәм булуын, ә ярдәм җиңүгә кадәр дәвам итәчәген янә исбатлады.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Александр Исаков катнашында әзерләнде.