ru24.pro
World News
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Лениногорск «Ихлас» мәчетендә» мөслимәләр арасында вәгазь уку бәйгесе үтте

0

Лениногорск «Ихлас» мәчетендә» беренче тапкыр мөслимәләр арасында «Әйтер сүзем бар сезгә» дигән бәйге үткәрделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Коръән аятьләре укудан башланды. Чыгыш ясаучылар ислам дине буенча дөрес мәгълүмат җиткерергә, аңлаешлы итеп сөйли белергә тиеш иделәр. Компетентлы жюри вәгазь укучыларның сөйләм осталыгына һәм тыңлаучылар алдында үз-үзен тотышына да бәя бирде. 15 авылдан килгән мөслимәләр төрле актуаль темаларга вәгазь сөйләделәр. Вәгазьләр арасында гыйлем алу, тәрбия, дога кылу белү, мөселманның сыйфатлары, Рамазан ае темаларына кагылышлылары бар иде.

Соңыннан жюри әгъзалары урыннар билгеләде:1 урын – Яңа Шөгердән Әлфия Вильданова «Алган гыйлемеңне башкаларга тарат» – дигән тема, 2 урын – Чүтедән Тәслимә Галимова, «Тели белсәң теләк…», 3 урын – Түбән Чыршылыдан Фәния Вильданова, «Сабырлык – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте».

Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. «Мөслимә» клубы җитәкчесе Ләйлә ханым мәчеттә үткәрелгән чараларда актив катнашкан волонтерларга да рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырды.

Очрашу ахырында шәһәр һәм район имам- мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов мондый чараларның мөһим икәнен әйтеп үтте. Вәгазь кылучы сөйләгән сүзләрен иң беренче үзе гамәлгә кертергә тиешлеге турында искә төшерде.