ru24.pro
World News
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Азамат Мусагалиев әбисенең әнисе татар икәнен әйтте

0

Юморист, комик һәм шоумен Азамат Мусагалиев үзенең татар тамырлары турында сөйләде. Ул әбисенең әнисе татар булганын әйтте.

Комик үзенең драмеди-сериалында сөйләгәнчә, Азаматның әбисе башта аңа, ә соңыннан аның кызларына татарча җырлар җырлаган.

«Мин аның татар җырлары җырлаганына игътибар иттем! Минем өлкән кызым, кечкенә кызым тугач, ул аларны күреп өлгерде. Ул кызларны караганда никтер гел татар җырлары җырлый иде», - диде ул.

Шуннан соң Мусагалиев әбисенең ни өчен нәкъ менә татарча җырлаганын ачыкларга булган. Әбисенең күршеләре һәм дусларыннан сорашканнан соң, Азамат әбисенең әнисе татар булганы һәм кызын татар җырларына өйрәткәне турында белгән.

«Без бераз татар икәнбез!» - дип йомгаклады комик.