Тубыл шәһәрендә 44 китап авторы Галия Абайдуллинаның әдәби кичәсе узган
Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенең әдәби кунак бүлмәсендә Галия Абайдуллинаның «Шигърияткә сыя барысы...» дип аталган әдәби кичәсе узды. Бу хакта «Яңарыш» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Бүгенге көндә Галия Абайдуллина 44 китап авторы, тиздән 45 нче китабы чыгарга тора. Аның балачагы, яшьлеге замананың авыр вакытына туры килә. «Дәрт булса да, дәрман булмады. «Инәм коймак пешерә, мин корсакка төшерәм», «Матур күлмәкләр киясем килә, миңа алыгыз, диясем килә», «Мин сине яраттым, ник үзеңә караттың?» кебек шигырьләр язуым хәтеремдә калганнар», – дип яза Галия Абайдуллина.
Аның иҗат җимешләре Россия халыкларының заманча әдәбияты антологиясенең 3 томына кергән. 2 гыйнварда Галия Абайдуллина 85 яшьлек туган көнен билгеләп үткән.
Бу очрашуга шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, үзешчән шагыйрьләр Хәлил Вагайлы, Гөлнара Калиева, Нурхәят Шагбанова, Тубыл шәһәре һәм районы китапханәсе хезмәткәрләре һәм башка кунаклар килгән.