Татарстанның барлык мәктәпләрендә Парламент дәресләре узачак
17-28 февраль көннәрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре узачак. Алар Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы «Ватанга хезмәт итү – изге эш!» дип аталачак.
«Парламент дәресе аша тагын бер кат фидакарьлек, бердәмлек һәм патриотлык үрнәге күрсәткән совет халкының батырлыгына сакчыл мөнәсәбәт һәм ихтирамның мөһимлеген күрсәтергә телибез», - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, урта гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары белән очрашуда.
Республикада мондый эш алып барыла, әмма аны системалаштырырга кирәк, дип өстәде ул. «Ата-аналар һәм укучылар белән бу темага сөйләшергә кирәк. Безнең изге бурычыбыз - тарихи дөреслекне саклау, үсеп килүче буынга җиңүнең әһәмияте турындагы белемнәрне, кыйммәтләрне тапшыру», — дип белдерә парламент җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, статистика буенча, 2015 ел белән чагыштырганда, республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны 81,1 меңнән 9,3 меңгә кадәр кимегән. «Бу кешеләр турында безгә һәрвакыт истә тотарга кирәк. Аларны мәктәпләргә, шулай ук аларның балаларын һәм оныкларын укучылар белән очрашуларга чакырырга кирәк», — дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Ул мәктәп укучыларының Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыклары турындагы хәтерне саклауга үзләре дә шәхси өлеш кертә алуларын әйтте. Аерым алганда, ветераннарга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә, аларның хәлен белергә, Мәңгелек ут янында һәлак булганнарны искә алырга, мәктәп музейлары экспозициясен үз экспонатлары белән киңәйтергә кирәк.
Парламент дәресе кысаларында 3 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре — балалар рәсемнәре, инша, эссе, видеоролик, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре, шулай ук педагогларның методик эшләнмәләре конкурслары узачак.