ru24.pro
World News
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Әлмәт театрында драматургия семинары үтүчеләр 10 көндә пьеса язып бетерү йөкләмәсе алды

0

Әлмәт театрында заманча драматургиягә багышланган 3 көнлек семинар-интенсивта 14 кешегә сертификат тапшырылды. Катнашучылар 10 көн эчендә пьесаны язып бетерергә дигән йөкләмә белән таралыштылар.

Укуларны Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәгенең сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләйманов үткәрде. Катнашучылар арасында Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкләүче билгеле драматург Равил Сабыр, «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә җиңгән драматург Артур Ибраһимов, Кариев театрында дебют спектакле куелган Лилия Гыйбадуллина, шагыйрь һәм журналист Рәфкать Шаһиев, Әлмәт театрының каләмле артистлары Гөлнара Кәшипова һәм Резеда Хәертдинова белән беррәттән, пьеса язып карарга хыялланып кына йөргән яшьләр дә бар иде.

Семинарны оештыручылар - Әлмәт театры, Татарстан Язучылар берлеге, «Татнефть» хәйрия фонды. Алга таба семинарның 2 нче һәм 3 нче этапларын үткәрү күздә тотыла.

Зиннур Сөләйманов мондый семинар нәтиҗәсе буларак, 5-6 яңа пьесаның төрле театрларда сәхнәгә менү мөмкинлеген әйтә.

Семинардан соң катнашучылар Әлмәт театры спектакльләрен карадылар.