ru24.pro
World News
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Апас үзәк китапханәсендә хәрбиләр өчен беләзек үрәләр

0

Бу көннәрдә Апас китапханәчеләр «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында хәрбиләр өчен беләзекләр үрә, шифалы чәйләр ясый. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

Китапханәче Зарина Шәфигуллина хәрбиләр өчен беләзек үрергә чыкты һәм аны башкалар хуплап алган. «Атнаның бер көнен әлеге изге эшкә багышлыйбыз», - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова.

Исән калу беләзекләре паракорд дигән бик ныклы һәм чыдам шнурдан әзерләнә. Тартып җибәрсәң, берничә секунд эчендә 5 метр озынлыгындагы чыдам бау килеп чыга. Аны исә солдатлар хуҗалыкта һәм медицина өчен кулланырга мөмкин.