Татарстанның элекке экология һәм табигый ресурслар министры Борис Петров вафат булган
Экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәте (Ростехнадзор) Идел буе идарәсенең элекке җитәкчесе һәм Татарстанның элекке экология һәм табигый ресурслар министры Борис Петров 68 яшендә вафат булган. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Борис Германович Петровның якты дөньядан китүе хакында хәбәр итәбез. Аның экологиягә һәм Россиягә хезмәт итүгә багышланган гомере хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары күңелендә тирән эз калдырды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Борис Петров 1956 елның 25 апрелендә Казанда географ-гидрологлар гаиләсендә туган. Борис Германович үзе әйткәнчә, «табигать турында кайгырту аңа нәселдән күчкән».
Университетны тәмамлаганнан соң, 1978 елда Борис Петров дәүләт эшендә хезмәт юлын башлый. Гомеренең 30 елдан артыгын илнең экологик иминлеген саклау эшенә багышлый, Казан гидрогеология-мелиоратив партиясе өлкән инженерыннан башлап ТР экология һәм табигый ресурслар министрына кадәр төрле вазифалар били.
«Аның карьерасының һәр этабы югары һөнәри осталык һәм бетмәс энергия белән билгеләп үтелгән. 2001 елда ул экология тармагын үзгәртеп коруны дәвам итә, министрлыкта яңа хезмәтләр булдыра, күзәтчелек өлкәсендә беренче программа продуктлары һәм мәгълүмати системалар кертә башлый», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Борис Петров – күпсанлы мактаулы исемнәр иясе, экология, табигатьтән файдалану икътисады, гидрология һәм география буенча 160тан артык фәнни хезмәт һәм берничә китап авторы.