ru24.pro
World News
Январь
2025

Мишустин социаль түләүләрне 9,5 процентка индексацияләү турында карар имзалады

0

1 февральдән Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 40тан артык төрле социаль түләү һәм пособие 9,5 процентка индексацияләнәчәк. Хөкүмәт карары имзалану турында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин урынбасарлары белән киңәшмә вакытында хәбәр итте.

Сүз шул исәптән Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, Чернобыль авариясендә зыян күргән кешеләргә, Россия Геройларына, Хезмәт Геройларына, барлык өч төркем инвалидларга бирелә торган айлык акчалата түләүләр турында бара.

Моннан тыш, балалы гаиләләргә бирелә торган түләүләр индексацияләнәчәк. Бала тугач бер тапкыр түләнә торган пособие 26,9 мең сумга кадәр арта. Ана капиталы беренче бала өчен 690,3 мең сумга кадәр, ә икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 912,2 мең сумга кадәр арттырыла.

Шулай ук, Мишустин сүзләренчә, хәзер инвалид балаларны һәм балачактан I төркем инвалид кешеләрне караган өчен айлык түләү дә Президент кушуы буенча ел саен индексацияләнәчәк (моңарчы теркәлгән сумма түләнә иде).

Эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият пенсияләрен дә 2024 елдагы факттагы инфляция дәрәҗәсенә кадәр индексациялиләр. Гыйнвар ае өчен өстәмә түләүне пенсионерлар февральдә алачак.

Премьер-министр вице-премьер Татьяна Голиковага иминият пенсияләрен, ә беренче вице-премьер Денис Мантуровка хәрби пенсияләрне индексацияләп бетерүне контрольдә тотарга кушты.

Иминият һәм хәрби пенсияләрне 2024 елдагы факттагы инфляция дәрәҗәсенә кадәр кадәр индексацияләү турында узган атнада РФ Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Әлеге чара турында элек тә сөйләшүләр алып барылды.