ru24.pro
World News
Январь
2025

Самарада Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган музыкаль кичә була

0

14 февральдә 16:00 сәгатьтә Самара шәһәре Халыклар дуслыгы йортында Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Ил халкының күңелен нурлап…» дип аталган музыкаль кичә була. Чараны Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте уздыра. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.

Очрашуда үзешчән артистлар бөек җырчыбыз репертуарыннан популяр җырларны башкарачак, ә аны күреп белгән һәм аралашкан якташларыбыз истәлекләре белән уртаклашачак. Чарага рәхим итегез, диелә хәбәрдә.