ru24.pro
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Рамазан алдыннан Диния нәзарәтенең намаз укырга өйрәтү курсларына 250 гә якын кеше килде

0

Бүген, 25 гыйнварда, Нәзарәттә «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 15 нче сезоны ачылды. Курсларның ачылу тантанасы Нәзарәт бинасында узды. Дәрескә 17-72 яшьлек 250 гә якын кеше килде. Алар кыска вакыт эчендә намаз укырга өйрәнәчәк һәм ислам нигезләренә төшенәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар алдында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясады. Ул, Аллаһ юлында белем алуның фазыйләтләрен аңлатып, һәркемнең тормышында аны үзгәртүче вакыйгалар булуын билгеләп үтте һәм «Ислам. Беренче адымнар»ның шәкертләр тормышын тулысынча үзгәртүен теләде.

Бүген башланып киткән курслар Рамазан ае алдыннан, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез, изге ай төгәлләнгәнче, намаз укырга өйрәнә алсын өчен махсус оештырылды. Шулай итеп, кыска вакытлы курсларга йөрүчеләр 8 дәрес дәвамында намаз уку тәртипләрен һәм Ислам нигезләрен үзләштерәчәк.

Ислам нигезләренә Татарстан мөфтиятенең волонтер яшьләр хәрәкәте активы өйрәтәчәк Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак. Шулай итеп, изге Рамазан аен намазлы булып каршы алырга теләүчеләр өчен зур мөмкинлек тудырыла.

Чараның рәсми өлеше тәмамлану белән, дәресләр башланып китте. Укулар татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла. Һәм һәр шимбәдә Казан мәчетләрендә һәм Нәзарәттә иртәнге сәгать тугыздан (09:00) көндезге уникегә (12:00) кадәр оештырыла.

«Ислам. Беренче адымнар»ның унбишенче агымы 15 мартта, Рамазан аеның 15 нче көнендә ифтар мәҗлесе һәм сертификатлар тапшыру белән тәмамлана.

  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Кыска вакытлы курслар – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 3 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә җае булмаганнар өчен махсус оештырыла. Ундүрт сезон дәвамында әлеге курсларда 1550 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.