ru24.pro
World News
Январь
2025

Миңнеханов: Шәймиев туган көн белән котлаулар өчен барысына да рәхмәт белдерде

0

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган көне белән җылы котлаулар өчен барысына да рәхмәт белдерде. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында хәбәр итте. Искәртик, 2024 елның 20 гыйнварында аңа 88 яшь тулды.

«Минтимер Шәрип улы янына кердек! Сезгә җылы сүзләрегез һәм котлауларыгыз өчен рәхмәт әйтүемне сорады!», – дип язган республика җитәкчесе.

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

Шулай ук Миңнеханов очрашудан фото да куйган.

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграмм-каналыннан