ru24.pro
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Нигерия партнер сыйфатында БРИКСка кушылды

0

Нигерия партнер ил сыйфатында БРИКСка кушылды. Быел берләшмәдә рәислек итә торган Бразилия Тышкы эшләр министрлыгы шул хакта хәбәр итә.

«БРИКСта вакытлыча рәислек итү кысаларында Бразилия Хөкүмәте Нигериянең партнер ил сыйфатында төркемгә рәсми рәвештә керүе турында игълан итә», - диелә белдерүдә.

Бразилия Тышкы эшләр министрлыгы хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, халык саны буенча дөньяда – алтынчы, ә Африкада беренче урындагы Нигериянең берләшмәдәге башка әгъзаларныкы белән туры килә торган мәнфәгатьләре бар, ул глобаль Көньякта хезмәттәшлекне ныгыту һәм халыкара оешмаларны үзгәртеп коруда актив ярдәм күрсәтә.

БРИКСның партнер иле статусы берләшмәнең 2024 елның 22-24 октябрендә Казанда узган уналтынчы саммитында булдырылды.

Нигериягә кадәр сигез ил - Беларусь, Боливия, Казахстан, Куба, Малайзия, Таиланд, Уганда һәм Үзбәкстан - БРИКСның партнер дәүләтләре булды. Индонезия берләшмәнең тулы хокуклы әгъзасы статусын алды, гәрчә башта ул партнер дәүләт булыр дип планлаштырылган иде.

Алжир, Вьетнам һәм Төркиягә дә БРИКСның партнер илләре булырга тәкъдимнәр җибәрелде.