ru24.pro
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Нәҗип Җиһановның оныгы: Дәү әтиемнең югары дәрәҗәдә таләпчәнлеген алты яшемдә белдем

0

Казанның Совет районы 187 нче күп профильле лицеенда «Нәҗип Җиһанов галәме» музыкаль залы ачылды. Залның ачылышында композиторның оныгы, Татарстан Милли музее филиалы – Нәҗип Җиһанов музее мөдире Алексей Егоров та бар иде. Ул дәү әтисе белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

«Барыгызны да күрергә бик шатмын. Нәҗип Җиһанов характерының катгыйлыгын, югары дәрәҗәдә таләпчәнлеген алты яшемдә белдем. «Киләчәктә тормышыңны музыка белән дәвам итәргә җыенмасаң да, барлык кеше музыка белән шөгыльләнергә тиеш. Нинди дә булса сәләтең бар икән, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк», - дип әйтә иде. Шуңа күрә мин дә фортепианода уйнарга өйрәндем», - диде Алексей Егоров.

Аның фикеренчә, балачакта шәхеснең, якын кешеләрнең масштабын аңлап бетереп булмый.

«Чөнки алар һәрвакыт янәшәдә булды. Мин бәләкәй булганда бергәләп комлыкта уйнарга яки паркка һава суларга чыга идек. Минем өчен Нәҗип Гаязович белән гөмбә җыю – бик кызыклы процесс. Аның сиземләве бар иде: юлында һәрвакыт гөмбәләр очрады. Әнием консерваториядә, дәү әнием Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләде. Шуңа күрә мине консерваториянең ректор бүлмәсенә дә, театрга да кертә иделәр. Үземнең нинди шәхесләр гаиләсендә тәрбияләнеп үсүем турында күпкә соңрак аңладым», - диде ул.

Алексей Егоров Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбенә укырга керә алмавын да искә алды.

«Нәрсә уйнап күрсәткәнемне хәтерләмим, әмма комиссия миңа киләсе елга гына укырга керергә тәкъдим итте. Бу хәлдән соң дәү әтием минем белән өч көнләп сөйләшмәде. Аннары әнием мине дәү әти кабинетына алып килде. Нәҗип Гаязович ак рояле янына утырды да, минем ишетү сәләтемне тикшерде. «Әзерләнсен дә, киләсе елга укырга керсен», - дип әнигә әйтте. Миңа бу куркыныч мизгел булып тоелды, аңа үпкәләгәнемне хәтерлим. Аннары музыка дигән зур дөньяга аяк атлавымны аңладым. Монда инде, күрәсез, туганлык элемтәләре исәпкә алынмый иде», - диде ул.

Нәҗип Җиһановның оныгы үз тамырларыңны белү бик мөһим дип саный. «Без Нәҗип Җиһановның шәҗәрәсен торгыздык. Шунысы кызганыч, ул әтисенең кем икәнен белмичә бу дөньядан китеп барды, чөнки ул аны бөтенләй хәтерләми иде, ул туганда әтисе инде вафат булган. Нәселеңне, гаилә тарихын белергә кирәк. Тормышның бөтенләй башка төсмер ала», - диде Алексей Егоров.

  • Нәҗип Гаяз улы Җиһанов – 1911 елның 15 гыйнварында Җаек (хәзерге исеме – Уральск) шәһәрендә туа. 1927 елда Казанга килә, 1931 елда Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта.1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза. Бер елдан соң ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. 1957 елда композиторга СССРның халык артисты исеме бирелә.

  • 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1945–1988 елларда Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли. Композитор 8 опера, 3 балет, 17 зур симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күпсанлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә. Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була.