Лениногорск мәчете кышкы каникулда балалар ялын оештырды
Лениногорск мөхтәсибәтендә «Сәлам» лагеренда ир балалар өчен курслар үтте. Әлеге дини-әхлакый ял чарасында 13-14 малай катнашты. Алар белән 3 әйдаман эшләгән. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Әйдаманнар бик акыллы, укымышлы», – дип хәбәр иттеләр мәчеттән.
Балаларны ашханәдә ашарга пешерүче апалар тәмле итеп ашаткан. Әниләре, әбиләре тарафыннан туклану буенча бары мактау сүзләре генә килеп торган.
Малайлар әдәп-әхлак тәрбиясе алган, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйткән. Укудан бушаган арада малайлар төрле иҗади бәйгеләр һәм конкурсларда катнашкан. Викториналар үткәргәннәр. Урамда, саф һавада уйнаганнар. Кинога барып кайтканнар һәм Боз сараена тимераякта шуарга барганнар.