Самараның Балыклы авылында татарча ретро-концерт булды
Самараның Камышлы районы Балыклы авылы мәдәният йортында «Кышкы романс» дип аталган ретро-концерт булды. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.
Әлеге проектның авторы — Балыклы авылы мәдәният йорты мөдире Линар Сәгыйть улы Абсаттаров. «2016 елдан мин хезмәттәшләремне ретро-концертка җыя башладым. Проектның максаты — 80-90нчы еллардагы татар халык һәм эстрада җырларын, романсларын саклау. Хәзер бу проект район дәрәҗәсенә кадәр үсте. Хезмәттәшләремә, дусларыма һәм җитәкчеләремә рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим», – ди ул.
Концертта Балыклының һәм Камышлы районының үзешчән артистлары катнашты. Алар тамашачыларны моңлы җырлары, күңелле биюләре һәм мәзәкләре белән сөендерделәр, диелә хәбәрдә.
