Нәкый Исәнбәт мирасчысы: Исәнбәтнең архивын Америкадан сатып алырга теләүчеләр булды
Нәкый Исәнбәтнең икенче хатыны Нәҗибә ханымның кызы Бәллүр Хәярова әйтүенчә, Нәкый Исәнбәт төзегән аңлатмалы сүзлекне, мәсәлән, Америкадан сатып алырга теләүчеләр булган. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.
«Нәкый ага вафат булып, аның архивының бер өлеше безнең гаиләгә калды. Шул вакытта Нәкый Исәнбәт төзегән аңлатмалы сүзлекне, мәсәлән, Америкадан сатып алырга теләүчеләр табылды. Алар зур күләмдә акча тәкъдим итте. «Сатып аласыбыз килә», - диделәр. Без баш тарттык. Мине шунысы гаҗәпләндерде: Америкада бу хакта ничектер белеп алганнар һәм аларга кирәк булган. Ә ул вакытта безнекеләргә беркемгә кирәк түгел иде», - диде Бәллүр Хәярова.
Аның әйтүенчә, моннан тыш та, бик күп тәкъдимнәр булган. «Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшыру мәсьәләсенә килгәндә, Нәкый аганың архивын берничә тапкыр урлаган булганнар. Ул хәтта безгә – туганнарына да ышанып бетми иде. Йокларга ятканда да кабинетын ачкычка бикләп куя, ачкычны үзенә ала иде. Ул тормыш михнәтләрен күп күргән. Беркемгә дә ышанмый иде – менә шунысы начар», - дип аңлатты мирасчы.
«Бездә Нәкый аганың гарәп графикасында язылган архивы калды. Әнием мулла кызы иде, шунлыктан, гарәп графикасын таный, белә иде. Нәкый ага вафат булгач, аның кулъязмаларын дүрт ел буена кирилл графикасына күчерә алды. Ул вакытта Татарстан Язучылар берлегеннән машинистка билгеләделәр. Өлгергән кадәр эшләп калып булды», - дип ачыклык кертте ул.
Бәллүр Хәярова хәзерге вакытта архив белән галимә Миләүшә Хәбетдинова эшләвен әйтте. «Буш вакыты булганда аның ире – галим Айдар Хәбетдинов килә, гарәп графикасындагы кулъязмаларны укып бирә. Ләкин бу алар өчен дә кыен эш», - диде ул.
«Нәкый Исәнбәт архивын нишләтергә дип, кызы Йолдыз апа Исәнбәт белән сөйләшкәнбез булды. Без дә мәңгелек кешеләр түгел бит. Балаларыбыз дөрес тәрбия алган, ләкин нинди генә хәл булмас. Шуңа да борчылабыз. Йолдыз апа: «Лаборатория булса, яхшы булыр иде», - дигән иде. Ул хәтта үзенең фатирын да шушы лаборатория өчен тапшырырга теләде. Әмма ул вакытта беркем дә кызыксынмады. Бу мәсьәләне ничек тә булса хәл итәргә кирәк. Әлеге түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаучыларны тыңлап, Татарстан Фәннәр академиясенә хөрмәтем артты. Миңа барысы да ошады», - диде Бәллүр Хәярова.