ru24.pro
World News
Январь
2025

Татарстанда яңа атна -14 градуска кадәр салкыннан башланды

0

Бүген, 13 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Төнлә һәм көндез кар явачак. Җилнең секундына 11 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Төнлә һава температурасы -11 дән -6 градуска кадәр, аязганда термометр баганалары -14 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -5...0 градус көтелә.

Юлларда көчле бозлавык булачак.