ru24.pro
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Әлмәттә Ислам китабы фестивалендә «Хозур» нәшрияты 100гә якын китап тәкъдим итәчәк

0

12 гыйнвар көнне Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчетендә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале үтәчәк. Мондый беренче чара Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль көннең икенче яртысында мәчетнең стилобатында узачак.

Хәзерге вакытта оештыручылар фестивальдә катнашу өчен Татарстанның һәм Россиянең алты нәшриятыннан гаризалар кабул итеп алган. Фестивальдә иң зур экспозицияләрнең берсе һәм китап ярминкәсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан тәкъдим ителәчәк: укучылар игътибарына 100гә якын төрле исемдәге китап алып киләчәкләр.

Ислам китабы фестивалендә булучылар шулай ук Брайль системасы буенча бастырылган Татарстан мөфтиятенең Коръән тәфсирен («Калям Шариф. Перевод смыслов») күрә алачак – ул «Ярдәм» фонды типографиясендә басылган. Ул 10 томнан тора. Сукыр кешеләр өчен китаплар әзерләү турында тулырак итеп Фәнис хәзрәт Миңгәрәев сөйләячәк.

Фестивальдә шулай ук Татарстан китап нәшрияты, UMMALAND балалар ислам нәшрияты, «Татислам», «Әлиф» кебек танылган нәшриятлар, шулай ук Ижаудан «Әл-Исбах» нәшрият йорты һ.б. катнашыр дип көтелә.

Әлеге чара кысаларында үзләренең басмаларын тәкъдим итүче һәм ислам китабы дөньясындагы үсеш-үзгәрешкә күзәтү ясаучы танылган нәшрият җитәкчеләренең чыгышлары көтелә. Презентацияләр интерактив форматта үтәчәк, бу барлык кызыксынучыларга әдәбият дөньясына якынаерга, шулай ук авторларга һәм нәширләргә сораулар бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Әлмәт шәһәре җитәкчелеге һәм район мөхтәсибәте вәкилләре, шулай ук «Татнефть» һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре сәламләячәк. Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук татар зыялылары булачак – тарихчылар Альфрид Бустанов һәм Рәшид Әмишов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Рифат Сәләх, язучы һәм әдәбият белгече Рәфкать Шаһиев, шагыйрь Руслан Брю, язучы Алинә Аматуллах һ.б.