ru24.pro
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Нефтехимиклар Түбән Кама балалар йортына «тәмле дәресләр» үткәрергә булышкан

0

Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр гадәти булмаган, шул ук вакытта бик гади һәм җылы теләк белән чыкканнар. Яңа ел төне алдыннан алар, илебезнең миллионлаган халкы кебек үк, аш-су бүлмәсендә кайнашырга һәм бәйрәмгә үз куллары белән пилмән ясарга теләгән. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Балаларның хыялын «Түбән Кама нефтехим» оешмасыннан Кыш бабай ярдәмчеләре тормышка ашырган. Предприятие хезмәткәрләре СИБУРның «Кыш бабай бул!» традицион хәйрия акциясе кысаларында Яңа ел өстәле өчен тәм-томнар һәм азык-төлек, савыт-сабалар сатып алу өчен акча җыйган һәм аларны бәйрәм алдыннан тапшырган.

Түбән Кама балалар йортында туклану яхшы, баланслы, шулай да анда тәрбияләнүчеләрнең аш бүлмәсендә ризык әзерләп, вакытларын матур итеп үткәрәселәре килгән.

Балалар йортындагы балалар өчен кулинария мастер-класслары – ашарга пешерергә өйрәнү, пешекче сәнгатенә кушылу һәм мөстәкыйль тормышка әзер булу өчен яхшы мөмкинлек. Балалар йортының һәр төркемендә ризык әзерләү өчен кирәкле техника һәм инвентарь белән кухнялар җиһазландырылган.

«Түбән Кама нефтехим» хезмәткәрләре җыйган акчага бу кухнялар өчен вафельницалар, табалар сатып алынган. Яшелчә запасларын балалар җәй көне үк әзерләгән – үз бакчаларында кыяр, помидор, суган үстергәннәр. Әлеге «тәмле дәресләр» вакытында алган белем-тәҗрибә малайлар һәм кызлар өчен киләчәктә үзләрен, гаиләләрен, кунакларын ашатырга гына түгел, бәлки һөнәр сайлауда беренче адым ясарга да ярдәм итәр.

Дәресләр уңышлы гына башланып китте – балалар өлкәннәр күзәтүе астында тәмле пилмән ясады, башка ризыклар әзерләде, салатлар ясады, бәлеш пешерде. Яшь пешекчеләр, рецептларны үзләре интернеттан табып, ингредиентларны әзерлиләр, болгаталар, ашап карыйлар, пешерәләр. Аннары кич утыру вакыты җитә. Балалар өстәл әзерли, савыт-сабаларны тезеп чыга, кухняда бәйрәм атмосферасы ясыйлар.

Нефтехимиклар тарафыннан сатып алынган продуктлар ярдәмендә балалар кулинария осталыкларын барлык Яңа ел каникулларында да камилләштерә ала. Аш бүлмәсендә бергәләшеп ризык пешерүнең, чәй эчүнең тылсымлы мизгелләре балаларның хәтерендә матур истәлек булып калачак, диелгән хәбәрдә.