ru24.pro
World News
Январь
2025

Арча районында өч яшькә кадәрге балалы гаиләләр ярышында җиңүчеләр билгеле

0

Арча укучылар сараенда «Гаилә белән Яңа ел ярышлары һәм сабыйлар йөгерүе» дип аталган матур чара узды. Бу чараның үзенчәлеге – өч яшькә кадәрге балалы гаиләләр катнашу. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Гөлнур Миннебаева хәбәр итә.

«Мондый ярышларны уздыру күптәнге хыялыбыз иде. Менә ул быел беренче тапкыр уздырыла», – диде укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин.

Бер, ике һәм өч яшьлек балалары булган 10 гаилә күңелле ярышларда катнашты. Әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә ярыш-уеннар әзерләнгән иде. Бигрәк тә әти-әниләрнең кечкенә сабыйлары белән чыршы бизәүләре иң күңелле ярышларның берсе булды.

Уеннарның нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр өч төркемдә билгеләнде.

1 яшькә кадәрге балалы гаиләләр арасында 1 урын – Хәбриевлар, 2урын - Сафиннар, 3 урын Усмановлар һәм Хәсәновларга бирелде.

2 яшьлек балалы гаиләләр арасында 1 урын – Дәүләтшиннар, 2 урын - Шалагиннар, 3 урын – Һидиатовлар.

3 яшьлек балалы гаиләләр арасында 1 урын - Шагидовлар, 2 урын – Исмагиловлар.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм Арча эшмәкәрләре тарафыннан сертификатлар тапшырылды.