ru24.pro
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Казанда чыршыларны эшкәртүгә кабул итү пунктлары ачыла

0

13 гыйнвардан Казанда «Ёлки-палки» акциясе башланып китә. Шәһәр районнарында агачлар җыю пунктлары ачыла – алга таба алар эшкәртүгә җибәреләчәк, дип хәбәр ителә «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе телеграм-каналында.

Акция 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Пунктлар шәһәрнең төрле районнарында эшләячәк.

Авиатөзелеш районы:

  • Копылов урамы, 1Б;
  • Ленинград урамы, 27.

Вахитов районы:

  • Чехов урамы, 2 — Чехов базары.

Киров районы:

  • Кызыл Кокшай урамы, 150/5.

Мәскәү районы:

  • Шамил Усманов урамы, 1;
  • Васильченко урамы, 6 (7:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр).

Яңа Савин районы:

  • Адоратский урамы, 21А к2.
  • Идел буе районы:
  • Зорге урамы, 75;
  • Фучик урамы, 64, 1нче корпус.

Совет районы:

  • Разведчик Әхмәров урамы, 7;
  • «Весна» торак комплексы — Азат Аббасов урамы, 3 һәм Азат Аббасов урамы, 8 адресы буенча урнашкан йортлар арасында;
  • Себер Тракты, 13;
  • Зәкиев урамы, 10.

Туры килүче пунктны табу өчен шулай ук @elky_palki_bot чат-ботыннан файдаланырга мөмкин.

Төбәк операторы мәгълүматларына караганда, 2024 елда шәһәр халкы эшкәртүгә 2,5 меңнән артык ылыслы агач тапшырган.