ru24.pro
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Путин Россия гражданнарын Раштуа белән котлады

0

Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарын Раштуа бәйрәме белән котлады. Дәүләт башлыгы халыкны берләштерү һәм тарихи хәтерне саклауда чиркәүнең гаять зур ролен билгеләп үтте. Россия лидерының телеграммасы Кремль сайтында чыкты.

«Әлеге күптән көтелгән якты бәйрәм бөтен дөньядагы миллионлаган кеше өчен бик кадерле. Ул дин тотучыларга шатлык һәм өмет бүләк итә, яхшы уйларга, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә илһамландыра. Раштуа көннәрендә без буыннан-буынга тапшырыла торган ата-ана, гаилә традицияләре безнең өчен никадәр мөһим булуны бөтен йөрәгебез белән тоябыз», - дип билгеләде Путин.

Ул дини учреждениеләр гаилә институтын ныгыту, яшьләргә тәрбия бирү һәм җәмгыятьтә якын кешеләр турында кайгырту, шәфкатьле булу һәм кызгану, ярдәм һәм игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү кебек әхлакый идеалларны һәм кыйммәтләрне ныгытуга керткән өлешне билгеләп үтте.

Моңарчы православие динен тотучы татарстанлыларны бәйрәм белән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бөтен дөнья христианнары өчен Раштуа «яхшыга өмет билгесе булып тора, рухи яктан камилләшү, бәхет һәм иҗатка юл күрсәтә».

Православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен 7 гыйнварда билгеләп үтә. Россиядә бу көн эшләми торган бәйрәм көне санала.