ru24.pro
World News
Январь
2025

Россиядә элемтә операторлары һәм социаль челтәрләр эшендә өзеклекләр килеп чыккан

0

Россиядә мобиль операторлар, банклар, эзләү системалары, социаль челтәрләр һәм видеохостинглар эшендә массакүләм өзеклек килеп чыккан. Бу Downdetector һәм «Сбой.рф» сервислары мәгълүматларыннан күренә.

Аерым алганда, «Сбой.рф» сайты мәгълүматлары буенча, 14:13 сәгатькә МТС эшенә бүген 31 669 шикаять килгән. Аларның 48 проценты Мәскәү, 12 проценты Свердловск өлкәсе, 6 проценты Башкортстан, 2 проценты Татарстан белән бәйле.

YouTube видеохостингы эшенә 14:13 сәгатькә 13 413 шикаять, ә RuTube эшенә 328 шикаять килгән, дип хәбәр итә «Сбой.рф» сайты.

Google һәм «Яндекс» эзләү системаларын, «Кинопоиск», KION һәм «НТВ-Плюс» сервисларын, «МТС Банк», Т-Банк һәм Альфа-банк кушымталарын, «ВКонтакте» һәм TikTok һәм гейминг белән бәйле Twitch, Steam, Genshin Impact һәм Roblox социаль челтәрләрен кулланучылар да проблемалар белән очрашкан.