ru24.pro
World News
Январь
2025

Иртәгә Татарстанда буран булачак

0

Иртәгә, 7 гыйнварда, Татарстанда кабат һава торышы шартлары бозылачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе төнендә һәм иртән республикада урыны белән, шул исәптән, Казанда томан төшәчәк. Көннең икенче яртысында буран һәм 1-2 километрга кадәр күз күреме начарлану көтелә.

Баштарак «Татар-информ» гыйнвар аенда Татарстанда температура нормадан бер градуска җылырак булачак дип хәбәр иткән иде.