ru24.pro
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фәнзилә Җәүһәрова: Миләүшә Хәбетдинова халкыбызга Нәкый Исәнбәт архивын кайтара

0

Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова галимә Миләүшә Хәбетдинова язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең архивын халыкка кайтаруын әйтте. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады.

«Миңа еш кына: «Ни өчен син Нәкый Исәнбәткә Миләүшә Хәбетдинованы алып килдең?» – дип сорау бирәләр. Ләкин барыгыз да белеп торырга тиешсез: Нәкый аганың кызы Йолдыз апа килгән бөтен кешегә дә ишек йозагын ача торган кеше түгел иде. Беренче тапкыр Миләүшә Хәбетдинова белән баргач, ул аның каршында ике сәгатькә якын имтихан тотты. Имтихан татар әдәбияты торышы, татар дөньясы, зыялылары турында иде», - диде ул чыгышында.

Шуннан соң ул гел элемтәдә булуын әйтте. «Йолдыз апа Миләүшә Хәбетдинова белән танышып, ике елдан артык вакыт узды. Йолдыз апа исән булган вакытта ул аңа документ-материалның күчермәсен берничә сәгатькә генә биреп җибәрә, бастырып чыгарттыра иде. Хәзер ачыкладык: ул материаллар әллә кайчан басылган булган. Бу эшкә бирелгәнлекне һәм эшләү сәләтен сынау булгандыр дип исәплим. «Сәгате шушы җиткәндер, Нәкый ага сине көткәндер», - дип әйтәм Миләүшәгә», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

«Йолдыз апа исән вакытта: «Минем җаным тыныч, анда Хәсән бар», - дип әйтә торган иде. Нәҗибә апага рәхмәт, рухы шат булсын. Ул гаиләсенә – кызы, оныкларына бу бөек шәхеснең һәр кәгазь кисәге бөек икәнлекне инандырып калдырган. Миләүшә Хәбетдинова күрсәткән документлар – кәгазь кисәкләре. Алар берничек тә тәртипкә салынмаган иде. Алар архив белән эшләгән вакытта һич көтмәгәндә килеп чыга», - дип аңлатты галимә.

Ул «Татар мифлары» китабын әзерләү дәверендә кереш мәкалә язуларын әйтте. «Миләүшә Хәбетдинова белән гел элемтәдә, сөйләшәбез, төнге ике-өчләр була, китап актарабыз. Этнограф, диалектолог һәм фольклорчы Дмитрий Зеленин, фольклорчы Юрий һәм Борис Соколовларга килеп чыктык... Кереш мәкаләне әзерләгәндә, мин бик күп сорауларга җаваплар алдым. Мәкаләгә бәйле документлар бер-бер артлы чыга торды. Әйтерсең, Нәкый Исәнбәтнең рухы документны үзе чыгарып куя», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

«Миләүшә Хәбетдинованың ире – галим Айдар Хәбетдиновка рәхмәт әйтәм. Гарәп графикасында язылган кеше укымаслык кулъязмаларны ул укып бирә. Аның вакыты бушаганын көтәбез. Моннан тыш, Миләүшә акча түләп башка кешеләрдән дә укыта. Ләкин ул кәгазьләр арасында саргаеп беткән, хәрефләре танылмый торган документлар бар. Буш вакыты була икән, Айдар Хәбетдинов Нәкый Исәнбәт документлары белән эшли. Без аңа рәхмәтлебез һәм аның белән горурланабыз», - диде ул.