ru24.pro
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

КФУда Яңа ел яллары вакытында астрономик күренешләр хакында искәрттеләр

0

Яңа ел ялларында татарстанлылар зур Кояшны һәм Квадрантида метеор агымын күзәтә ала. Ике астрономик күренешне дә иртәгә, 3 гыйнварда, күреп булачак, дип хәбәр итте В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе, Физика институты профессоры Юрий Нефедьев КФУның медиапорталына.

Белгеч сүзләренчә, иртәгә Җир Кояшка иң якын булган перигелий ноктасына керә. Ягъни бу вакытта аның дискы ел дәвамындагы башка көннәр белән чагыштырганда күпкә зуррак булачак.

Моннан тыш, әгәр һава торышы уңай булса, татарстанлылар Квадрантида метеор агымын – сәгатенә йөзгә якын «атылган йолдызны» күзәтә ала. Астрономик күренеш 28 декабрьдә башланды һәм 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, әмма җомгада 23.00 сәгатьтән соң ул иң югары ноктасына җитә.

«Квадрантида агымының метеор кисәкчекләре зур түгел, шуңа күрә аларның эзләре дә бик якты булмаячак. Аның каравы, Көньяк ярымшарда яшәүчеләрдән аермалы буларак, Төньяк ярымшарда без аларны күзәтә алачакбыз», - дип искәртте Нефедьев.

Ул метеор агымын шәһәрдән читтә күзәтергә һәм оптик приборлардан файдаланмаска киңәш итте.