ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Мишустин Миңнехановны Яңа ел белән котлады: Бергәләп без илне көчлерәк итәбез

0

Узып баручы 2024 ел җәмгыятьнең үзара ярдәм итешүе һәм берләшүе төрле сынауларны җиңеп чыгарга, дәүләт әһәмиятендәге бурычларны хәл итәргә һәм иң масштаблы проектларны да гамәлгә ашырырга ярдәм итүне чираттагы мәртәбә исбатлады. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлаганда белдерде.

«Бергәләп без илне көчлерәк итәбез», - диелә котлау телеграммасында.

Мишустин билгеләп үткәнчә, әлеге һәркем яраткан күркәм бәйрәмнәрне кешеләр өмет һәм дулкынлану белән каршылый, төгәлләнүче елга йомгак ясый һәм яңа елга планнар кора, теләкләр тели.

«Якынлашып килүче 2025 ел барлык куелган максатларга ирешергә ярдәм итсен һәм хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа мөмкинлекләр ачсын. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм гаилә учагы җылы булуны телим», — диде Россия Премьер-министры.