ru24.pro
World News
Декабрь
2024

«Интертат» редакциясе «Эт тормышы» сериалының беренче сериясен тәкъдим итте

0

29 декабрьдә «Интертат» редакциясендә төшерелгән «Эт тормышы» юмористик сериалының беренче сериясе чыкты. Бу – «Интертат» редакциясендә төшерелгән вертикаль форматтагы икенче сериал.

Яңа сериалны «Интертат» һәм «Татар-информ» сайтларының социаль челтәрләрдәге аккаунтларыннан – ВКонтакте, Телеграм, Ютубтан карарга мөмкин.

«Эт тормышы» сериалы журналистлар тормышы турында да. Ул сигез сериядән тора. Төп рольдә – Айнур Җамалетдинов. Анда «Интертат» редакциясе журналистлары – Алена Низамова, Гөлүзә Василова, Гөлүзә Ибраһимова, Зөлфия Шәвәлиева, Илзирә Гиздуллина, Камилә Билалова, Лилия Гаделшина, Рузилә Мөхәммәтова, Светлана Щеглова, Фирүзә Гыйниятова, Юлай Низаев катнашты. Операторлар - Милена Новикова, Гөлүзә Ибраһимова, Рәмис Латыйпов, монтаж - Милена Новикова, дизайн – Ильяс Хаҗиев, сценарий һәм режиссер - Рәмис Латыйпов.

Сериалга блогер Олеся Дмитриева, Фагыйлә Шакирова, «Скиф-Патруль» сак хезмәте хезмәткәре Рәүф Гарәфетдинов, Кариев театры артистлары Алия Кәлимуллина, Фәнис Кәлимуллин, Илфат Камалиев, Фернат Насыйбуллин, Камилә Шәңгәрәева, Ләйсән Большова, Айрат Шамс, Гөлүсә Гыйбадуллина, «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары SMM белгече Айсылу Сибгатуллина, «СалаваTik»лар, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Дамир Бәдриев, «Ялкын» журналының баш мөхәррир урынбасары Зилә Дәрҗеманова, җырчы Ринат Рахматуллин җәлеп ителде.

2021 елда «Интертат» татар дөньясында беренче булып вертикаль форматтагы сериал төшергән иде. Төп рольдә Рифат Каюмов уйнады. Журналистлар тормышы турындагы «Унике» сериалында редакция хезмәткәрләреннән тыш, «Безнең мирас» баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин, ГТРК «Татарстан» алып баручысы Дмитрий Второв катнашты. Шулай ук Тинчурин театры артистлары Рөстәм Гайзуллин, Алмаз Фәтхуллин, Татарстанның халык артисты Азат Зарипов, блогерлар – Фагыйлә Шакирова, Альберт Шакиров, Рәфис Атаказ, көрәшче Булат Мусин, Рәйсә Борһаниева, җырчы Фирдүс Тямаев һәм София Перес җәлеп ителде.

Бу сериалны ВКонтакте, Ютубтан карарга мөмкин.

Беренче сериалны төшерүдән фоторепортаж