ru24.pro
World News
Декабрь
2024

АКШның элекке Президенты Джимми Картер 101нче яшендә вафат булган

0

Америка Кушма Штатларының 39нчы Президенты Джимми Картер 101нче яшендә вафат булган. Элекке Президент якшәмбе, 29 декабрьдә, Плейнс шәһәрендәге (Джорджия штаты) йортында үлгән. Аның улы Джеймс Эрл Картер III (ул Чип Картер буларак билгеле) шулай дип белдерде, дип яза The Washington Post газетасы.

Элекке сәясәтченең улы әтисенең үлем сәбәбен атамады. Соңгы елларда ул тиредәге яман шеш – меланоманың агрессив формасыннан дәваланган, аның метастазалары бавырына һәм баш миенә таралган. 2023 елның февралендә Картер үзәге элекке Президентның алга таба дәваланудан баш тартачагы һәм калган гомерен хоспис вәкилләре күзәтүендә гаиләсе белән өендә үткәрәчәге хакында хәбәр иткән иде.

Узган гасырның 50нче елларында Картер, Демократик партия сафларына кушылып, сәясәт белән шөгыльләнә башлый. 1962 елда аны Джорджия штаты Сенатына сайлыйлар, ә 1971 елда ул губернатор була. 1976 елда, гамәлдәге Президент – республикачы Джеральд Фордтан өстен чыгып, Президент сайлавында җиңә. Аның җитәкчелегендә АКШ Мәгариф министрлыгы һәм АКШ Энергетика министрлыгы оештырыла.

Картерның президентлык чорында энергетика кризисы була, Иранда Америка кешеләрен тотык итеп алалар һәм Әфганстанга совет гаскәрләре кертелә. СССРның гамәлләренә җавап итеп, ул 1980 елда Мәскәүдә Олимпия уеннарына бойкот белдерә һәм үз исеменнән АКШның хәрби көч ярдәмендә Советлар Союзының Фарсы култыгы илләре өстеннән контроль урнаштыру омтылышына әзер булуын күздә тоткан доктрина тәкъдим итә.

1980 елда Джимми Картер сайлауда Республика партиясе вәкиле Рональд Рейганга җиңелә. Шуннан соң сәясәттән китеп, хатыны белән бергә Картер Хәйрия үзәген оештыра. 2002 елда «халыкара низагларның тыныч чишелешен эзләү буенча даими тырышлыгы, демократияне алга сөрүе һәм кеше хокукларын үтәве, шулай ук социаль-икътисади үсешне стимуллаштырганы» өчен Нобель премиясенә лаек була.