ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Миңнеханов белән «Рубин» клубы кечкенә җанатар Диманың хыялын тормышка ашырды

0

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Рубин» футбол клубы «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында кечкенә җанатар Дима Григорьевның хыялын тормышка ашырды.

23 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында Рөстәм Миңнеханов чыршыдан Диманың теләге язылган шарны алды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Бүген Казанда яшәүче 12 яшьлек малайның «Рубин» уенчылары белән танышу турындагы хыялы тормышка ашты. Төп состав уенчылары Илья Рожков, Никита Васильев һәм Никита Корец Дима белән очрашты һәм клуб базасы буйлап экскурсия үткәрде. Азактан уенчылар кечкенә җанатарга бүләкләр тапшырды һәм истәлеккә күмәк фото ясады.

  • «Теләкләр чыршысы» – «Минем белән хыяллан» бөтенроссия проектының Яңа ел бәйрәме багышланган махсус акциясе. Акция Россиядә 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм ел саен игелекле гамәлләр кылырга теләүче битараф булмаган меңләгән гражданнарны берләштерә.