ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Кытай машиналары бәясе, сатып алганнан соң бер ел узгач, 50 процентка диярлек кими

0

Кытай машиналары бәясе, автосалонда сатып алганнан соң бер ел узгач, 50 процентка диярлек кими. Әйтик, 2023 елда чыккан яңа Кытай кроссоверы Geely Coolray хәзерге вакытта 3,1 миллион сум тора, әмма бер ел йөргән шундый ук автомобильне башкала төбәгендә якынча 1,7 миллион сумга саталар, дип яза «Известия».

Geely, Haval, Chery, GAC, Changan брендларының якты төстәге булмаган һәм бәясе 4 миллион сумга кадәр булган иң популяр SUV-модельләренә амортизация барыннан да азрак кагыла, ди автоэкспертлар.

Билгеләп үтелгәнчә, башка машина маркалары бәядә азрак югалта. Әйтик, бер ел йөргән Япония автомобильләре салондагы яңа машиналарга караганда 15-30 процентка, ә Германия машиналары 18,5-34,5 процентка арзанрак тора.

Автоэкспертлар әйтүенчә, Кытайда җитештерелгән автомобильләр бәяләрен россиялеләр тотылган Кытай машиналарына һаман да сак карау сәбәпле бик нык югалта. Шул ук вакытта экспертлар вакыт узгач кешеләр мондый машиналарның кайсыдыр модельләренә ияләшәчәк, дип саный. Нәтиҗә буларак, Кытай машиналарының икенчел базарда ликвидлыгы артачак.