ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Зәй районы Сәвәләй авылында маскировкалау челтәре үрүчеләрне Яңа ел белән котладылар

0

Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин Сәвәләйдә маскировкалау челтәре үрүчеләр янында булып, игелекле эш башкаручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Сәвәләй мәдәният йортында 2024 елның февралендә маскировкалау челтәрләре үрә башладылар. Эш ике сменада оештырылган. Шул вакыт эчендә 450 маскировкалау челтәре үргән алар.

Тырыш ханымнарны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков та котлады.

«Сез игелекле эш башында торасыз. Маскировкалау челтәрләре үреп, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гомерләрен саклап каласыз. Рәхмәт сезгә! Яңа ел яңа уңышлар, күңел тынычлыгы, җиңү алып килсен, күк йөзебез тыныч булсын», — дигән теләкләрен җиткерде Петр Уразайкин.

Бәйрәмгә ямь өстәп Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Мөлаем ханымнар Кыш бабайга шигырьләр сөйләде, Яңа елга багышланган җырлар җырлады.