ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Патрушев Татарстан кызы Эвелинаның шоколад фабрикасына бару хыялын тормышка ашырачак

0

Россия вице-премьеры Дмитрий Патрушев Чаллыда яшәүче 11 яшьлек Эвелинага Мәскәүдәге шоколад фабрикасына барырга ярдәм итәчәк. Ул «Теләкләр чыршысы»ннан кызның хыялы язылган шарны алган, дип хәбәр итә ТАСС.

Патрушев Татарстанда яшәүче кызның теләген яхшы бәяләде. Эвелина тәмле әйберләр ничек әзерләнгәнен күреп кенә калмаячак, белгечләр белән бергә үзе шоколад ясап ук караячак, дип билгеләп үтте ул.

«Һичшиксез җибәрәбез сине, барысы да яраткан тәмле әйберләр ничек әзерләнгәнен күреп кайтырсың», - дип вәгъдә итте вице-премьер.

Дмитрий Патрушев шулай ук Мәскәүдә һәм Төмән өлкәсендә яшәүче малайларның хыялын тормышка ашырачак. Алар балык тоту өчен махсус җыелма һәм уенчык тимер юл сораган.

Бөтенроссия акциясе 2025 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Акциягә онлайн-форматта барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Алар ятим кыз һәм малайларның, аз керемле гаиләләрдән, яңа төбәкләрдән, шулай ук махсус операциядә катнашучылар гаиләләреннән булган балаларның хыялларын тормышка ашыра алачак.

Акциядә өч төрле теләк каралган — матди, матди булмаган һәм бүләк-сюрприз.