ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Татарстаннан Яңа ел бүләкләре һәм азык-төлектән торган ярдәмне Курскига китерделәр

0

Берничә көн элек Казаннан җибәрелгән гуманитар колонна бүген Курск өлкәсенә килеп җитте. Тиздән Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләр дә гуманитар йөк алачак. Татарстаннан җибәрелгән бүләкләрдән тыш, йөк составына 70 тоннадан артык азык-төлек, кием-салым, беренче чиратта кирәкле товарлар һәм шәхси гигиена чаралары да кергән.

«Әлеге кием-салым ихтыяҗ буенча җыелган, ә азык-төлек шәхси җыелмалар рәвешендә формалаштырыла, бу аларны адреслар буенча илтеп җиткерергә мөмкинлек бирә. Гуманитар ярдәм күрсәтү алымы буларак, Курск өлкәсендә моны югары бәяләделәр», - дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Гуманитар йөкне республиканың битараф булмаган гражданнары акчасына җыйганнар. Аны төяү һәм тартмаларга тутыруда волонтерлар актив ярдәм күрсәткән. Йөкне озатканчы дүрт көн дәвамында алар өч сменада эшләде, дип белдерде «Игелекле Татарстан» оешмасының башкаручы директоры урынбасары Гүзәл Ганиева.