ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Илсөяр Иксанова: Нәкый Исәнбәт – милләтенә хезмәт итеп яшәгән шәхес

0

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова язучы, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәтне милләтенә хезмәт итеп яшәгән шәхес дип атады. Бу фикерен Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлдә әйтте. Чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.

«Түгәрәк өстәл җыелышын үзенә күрә тарихи вакыйга дип әйтә алабыз. Нәкый Исәнбәт татар әдәбиятында, татар фәнендә үзенең урынын алган зур шәхес. Аның тууы да символик мәгънәгә ия, чөнки ул ике гасыр чигендә дөньяга килгән. Бер гасыр гомер кичергән, шактый катлаулы вазгыятьтә яшәгән. Шушы чорда ул үзенең урынын табып, милләтенә хезмәт итеп яши алган зур шәхес», - диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, җәмәгатьчелек аны, беренче чиратта, фольклорчы-галим, язучы дип кабул итә. «Ул әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кергән. Бүгенге көндә дә халык арасында танылган ике җырын телгә алып китсәк, алар һәркемгә таныш: «Син сазыңны уйнадың», «Илкәем» шигырьләре. Алар татар халкының иң камил әсәрләрнең берсе. Алар бүгенге көндә дә сәхнәдән төшми икән, бу инде аның иҗат гомере турында сөйли», - диде Илсөяр Иксанова.

«Бүгенге көндә дә аның пьесалары буенча әсәрләр куела: «Миркәй белән Айсылу», «Хуҗа Насретдин», «Мырауҗан маҗаралары», «Идегәй» һ.б. Әсәрләренең бүгенге көндә дә сәхнә тотуы – гасырлар кичеп тә, аның иҗаты яшәргә лаеклы дигән сүз. Бу инде классик иҗат дип атала», - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

Фольклорчы-галим буларак, ул аның эшчәнлегенә рәхмәтле булуын әйтте. «Шәхсән үзем дә, фольклор журналы оештырган вакытта аның хезмәтләренә таяндым, «Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре» томлыкларыннан халкыбызга бик күп фикер җиткерә алдык. 1941 елда Нәкый аганың Бөек Ватан сугышы вакытында «Идегәй» әсәре сәхнәгә «менә». Бу да бер символик мәгънәгә ия дип әйтәсем килә», - диде ул.

Илсөяр Иксанова Нәкый Исәнбәтнең 90 яшьлек юбилеенда галим белән очрашканын да әйтте. «Без аны Роберт Миңнуллин, Госман Садә белән котлаган идек. Ул вакытта Нәкый аганың күзләре күрми иде. Хатыны безгә диванны ачып күрсәтте: диван асты тулы сап-сары кәгазьләр... «Болары әле эшкәртелеп бетмәгән, фәнни әйләнешкә кермәгән», - дип әйтте ул. Титаник хезмәт, әлбәттә, бәяләнергә тиеш. Зур шәхесләр тирәсендә һәрвакытта зур бәхәсләр, каршылыклар булган, бу – табигый», - дип саный ул.

«Шундый гасырда яшәп, бүгенге көнгә дә зур мирас калдырган шәхесләр – алар бармак белән санарлык. Нәкый Исәнбәт – шундыйлардан», - дип йомгаклады Илсөяр Иксанова.