ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз ике фатирын саткан һәм мошенникларга 14 миллион сум күчергән

0

Әлмәттә яшәүче 64 яшьлек хатын ике фатирын саткан һәм мошенникларга 14 миллион сум акча күчергән. Аферистлар аңа мессенджер аша элеккеге җитәкчесе исеменнән мәгълүмат җибәргән. Аватаркада чыннан да элек бергә эшләгән җитәкчесенең фотосы булган, дип яза «Татар-информ».

Ялган җитәкче хатын-кызга тиздән эчке иминлек белгече шалтыратачак, дип хәбәр иткән, аның барлык сорауларына җавап бирергә кушкан. Белгеч шул ук көнне шалтыраткан, үзен Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) майоры дип таныштырган һәм хатын-кызның акчаларын мошенниклар урламакчы була, дип хәбәр иткән. Хатынга акчаларын куркынычсыз счетларга күчерергә кушкан.

Хатын-кыз, аферистлар кушканча, яңа телефон сатып алган, акча күчерү өчен кушымта урнаштырган. Ире белән бергә алар счетларыннан дүрт миллион сумнан артык акча алган һәм билгесез счетка күчергән.

Берничә көннән мошенниклар пенсионер хатынга яңадан шалтыраткан һәм аферистлар аларның фатирын сатмакчы була, дип хәбәр иткән. Ялган сату-алу килешүе төзүне сораган. Алар риелторны үзебез таптык, аны ФСБ хезмәткәрләре тикшерде, дип белдергән. Фатирны алты миллион сумга сатканнар һәм барлык акчаларны мошенниклар счетына күчергәннәр.

Икенче көнне аферистлар ир белән хатынның икенче фатирын да дүрт миллион сумга сатуны таләп иткән, акчаларны шул ук схема буенча мошенникларга тапшырганнар.

Шул ук көнне кич белән хатын-кызга шалтыратканнар һәм саннар комбинациясен атаганнар, аны телефонда җыярга кушканнар. Шуннан соң хатынның телефоны сүнгән һәм эшләми башлаган.

Хатын-кыз шушы вакыт дәвамында мошенниклар белән аралашканын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.