ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Зәй районы башлыгы «Zаинск с Vами» волонтерлар төркемен Яңа ел белән котлады

0

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, Кыш бабай белән Кар кызы «Zаинск с Vами» маскировкалау челтәрләре үрүче волонтерлар төркеме янында булды. Алар игелекле эш башкаручы хатын-кызларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, бүләкләр, татлы күчтәнәчләр тапшырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Сез игелекле эш башында торасыз. Районнан китүче бер генә гуманитар ярдәм дә сез үргән маскировкалау челтәрләреннән башка китми. Аларга заказ бик күп. Сез үргән челтәрләр чыдамлы, сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Берләшеп, җиңү өчен зур эш башкарасыз. Бик зур рәхмәт сезгә! Безнең эшебез хаклы, җиңү безнең якта булачак», — диде район башлыгы.

Җавап итеп челтәр үрүче хатын-кызлар: «Безгә Җиңү кирәк! Без Яңа елдан Җиңү көтәбез!» — диделәр.

«Бүгенге көнгә Зәй волонтерлары 4500 комплект маскировкалау челтәре үргән. Эш бер генә сәгатькә, бер генә минутка да туктап тормый. Зәй районы Татарстанда маскировкалау челтәрләре үрү буенча лидер булып тора. «Без үргән челтәрләр күп тапкыр хәрбиләрнең гомерләрен саклап калды һәм ышанычлы челтәрләр репутациясен яулады, шуңа күрә безгә егетләрдән бик күп заказ килә. Хәрбиләр нәкъ менә Зәй челтәрләрен сорый, ә без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Бездә ял көннәре юк. Эш иртәнге сәгать 6дан башлана. Район-шәһәрдә 29 пунктта маскировкалау челтәрләре үрелә», — ди «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.