ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Арчада Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына Чыршы бәйрәме узды

0

25 декабрь Арча район Мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәмнәре башланып китте. Әлеге көнне Илшат Нуриев мөмкинлекләре чикле балаларны котлады. Чарада 200дән артык бала катнашты.

Бүген бәйрәмгә уку алдынгылары, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә уңышларга ирешкән укучылар, махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның балалары чакырылды.

«Без барыбыз да Яңа елны зур хыяллар белән көтеп алабыз. Яңа ел тынычлык алып килсен. Сезнең әтиләрегез – безнең геройларыбыз, ил сакчылары. Киләчәктә һәрбарчабызга бәхеттә, шатлыкта, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын. Укуыгызда уңышлар юлдаш булсын, тырыш булыгыз. Якын кешеләрегез тиз арада, исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар. Райондашларыбыз исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. Тормышыбыз көннән-көн алга бара. Киләсе елга яшьләр өчен яшьләр үзәге булдырачакбыз, яңа универсаль спорт залы салу планлаштырыла. Болар барысы да сез үзегезне күрсәтә алсын, үссен өчен эшләнә»,- диде Илшат Нуриев.

Балалар Арча район Мәдәният йорты, Укучылар сарае хезмәткәрләре ярдәме белән тылсымлы әкият дөньясына чумдылар. Алар өчен «Шүрәле, оныт әле былтыргы үпкәләрне» музыкаль тамашасы күрсәтелде. Һәркем Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән бергә уйнады, җырлады, биеде. Чара ахырында Кыш бабайның татлы бүләкләре таратылды.