ru24.pro
World News
Декабрь
2024

«Бердәмлек» газетасы татар теленнән олимпиада җиңүчеләрен котлый: Казанга кемнәр бара?

0

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Казанга кемнәр бара?» дигән язмасы чыкты.

Өлкәбезнең татар авыллары һәм «Яктылык» татар мәктәбе укучылары ел саен татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашып киләләр. Урыннарда җиңүчеләр регионара этапка үтәләр. Ә инде анда да беренче урыннарга чыккан укучылар Казанда үткәрелеп килүче Халыкара олимпиадада катнашу бәхетенә ирешәләр.

2020 елдан башлап, эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә бөтен дөньяда массакүләм чаралар онлайн форматта уздырыла башлаган иде. Әмма быел, «Яктылык» мәктәбе тәкъдиме буенча, Самара өлкәсенең «Мәгариф үсеше институты» өстәмә белем бирү үзәге бу чараны гадәти формата үткәрүне хуплаган һәм өлкә Мәгариф министрлыгы тиешле карарга кул куйган. Ә инде шәһәребезнең татар милли-мәдәни автономиясе олимпиаданы зур итеп, бөтен кануннарына да туры китереп, беренче мәртәбә Самарада үткәрүне үз өстенә алган.

Чыннан да, чара бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. «Яктылык» мәктәбенә килгән катнашучыларны һәм укучыларны милли киемнәргә киенгән көләч йөзле егетләр һәм кызлар «Хәерле иртә! Хуш киләсез!» дип каршы алып, башта чишенү бүлмәсенә, аннан билгеләнгән сыйныфларга озатып тордылар. Барысы да җыелып беткәч, сынаулар башланганчы, кунакларны иртәнге аш белән сыйладылар. Аннан соң укучыларның бер өлеше һәм аларны озата килгән остазлары олимпиаданың язма эшләрен үтәргә, ә икенче өлеше шигърият бәйгесендә катнашырга таралыштылар.

Татар теле һәм әдәбияты буенча беренче өлкә олимпиадасын ачып җибәрү тантанасында Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илназ Шәкүров катнаштылар. Мөхтәрәм кунакларыбыз әлеге чараның туган телебезне саклауда, популярлаштыруда һәм үстерүдә бик мөһим роль уйнавын, ана теленең тормышта кирәк булачагын гаиләдә аңлату мөһимлеген ассызыклап үттеләр, бәйгечеләргә уңышлар теләделәр.

Алдарак әйтеп киткәнемчә, олимпиада «Нәфис сүз» дип аталган әдәби һәм язма өлештән торды. Әдәби бүлектә Самараның «Яктылык», Южный город бистәсе мәктәпләреннән, Камышлы, Иске Ярмәк, Яңа Усман, Денис авылларыннан килгән 57 бала, ә язма өлештә 33 8 - 11нче сыйныф укучысы көч сынашты.

Олимпиада эшләрен тикшерүче татар теле укытучыларына да, әдәби бәйгене бәяләүче жюри әгъзларына да җиңүчеләрне билгеләве җиңел булмады. Чөнки катнашучылар сынауларга зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр иде.

Нәтиҗәләргә килгәндә, шигърият бәйгесенең 5 – 8нче сыйныф укучылары арасында узган турында «Яктылык»ның 5нче сыйныф укучысы Элина Сафина җиңүче дип табылды, ә 6нчы сыйныф укучылары Мәдинә Хәбибуллина һәм Сафия Хәсәншина призер булдылар. Денис авылы мәктәбеннән Альбина Ногмановага, «Яктылык» укучылары Әминә Абдюковага, Илназ Хәлимуллинга, Әлмир Гыйлаҗевка, Лев Лазюкка «Приз зрительских симпатий» бүләге тапшырылды. 9 – 11нче сыйныф укучылары арасыннан әдәби конкурс җиңүчесе итеп Иске Ярмәк мәктәбе укучысы Анна Дмитриева танылды.

Камышлыдан килгән Нияз Минһаҗев, «Яктылык» укучылары Линара Гыйльметдинова һәм Илнур Сөләйманов «Тамашачы мәхәббәте» призы бүләгенә лаек булды.

Игътибар иткәнсездер инде, иң-иңнәр исемлегендә рус исем-фамилияләр дә очрый. Катнаш никахтан туган яисә тәрбиягә алынган балаларның татар телен шундый югары дәрәҗәдә белүе куандыра, әлбәттә. Афәрин! Ә менә чын татар гаиләсендә үсеп килүче балаларның туган телләрен белергә теләмәүләре башка сыймый. Әйе, үз телләрен белергә теләмәүчеләр, кызганычка, шактый күп.

Олимпиаданың язма өлешенә килгәндә, 8нче сыйныфлар арасында «Яктылык»тан Алия Миңнебаева – беренче, Елизавета Лазюк – икенче, Камилә Сөләйманова, Ойшахон Сөннәтбаева һәм Данис Хәйруллин өченче урыннарны яуладылар.

9нчы сыйныфларда «Яктылык» укучылары Наилә Рахмаева – беренче, Әминә Хәерова – икенче, Денис авылыннан Дилә Бикмөхәммәтова һәм Яңа Усман мәктәбеннән Айсинә Гыйниятова өченче урынны бүлештеләр.

«Яктылык» мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Алсу Садыйкова – беренче урын, Камышлыдан Эльвира Кашапова – икенче һәм «Яктылык» мәктәбе укучысы Камилә Газизова өченче урынга лаек булдылар. 11нче сыйныфлар арасында беренче һәм икенче урыннарны «Яктылык» укучылары Линара Гыйльметдинова һәм Илнур Сөләйманов алдылар, ә Камышлы кызы Элина Шәрәфетдинова өченче урынга чыкты.

Бөтен катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә җиңүчеләргә һәм «Тамашачы мәхәббәте» призы ияләренә, дипломнар белән бүләкләрдән тыш, акчалата приз да каралган иде.

Бәйге булгач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә, шатлыклар да, күз яшьләре дә була инде ул. Шулай да, татар теле буенча олимпиадада җиңелдем дип, туган телебезне өйрәнүдән баш тартмаска киңәш итәр идем. Киресенчә, киләсе елларда узачак бәйгеләрдә уңышлы катнашу өчен тагын да тырышыбрак әзерләнергә кирәк. Мондый матур, кирәкле чара алдагы елларда да шулай ук күләмле һәм матур узар, дип уйлыйм. Чөнки, Илназ Илгизәрович сүзләренчә, быел татар теле буенча өлкә олимпиадасы узу хәбәрен бик күпләр шатланып кабул иткәннәр, хәтта олы яшьтәге милләттәшләребез дә пенсияләреннән өлеш чыгарганнар. Гомумән, олимпиаданы уздыруда катнашкан һәрбер активистка, «Яктылык» мәктәбе администрациясенә, укытучыларына, чарага килгән өлкә мәктәпләренә, туган телебез сагында торырга әзер булган һәрбер милләттәшебезгә бик зур рәхмәт! Киләсе елга да олимпиадада очрашырбыз, дип ышанып калабыз.