ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Татарстан Фәннәр академиясендә Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган очрашу булды

0

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында язучы һәм галим Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәл булды. Шулай ук, КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова «Татар халык дастаны «Идегәй» һәм Нәкый Исәнбәт» күргәзмәсе ачылышын оештырды.

Түгәрәк өстәлне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков ачып җибәрде. «Быел тәнкыйтьче, публицист, язучы, тәрҗемәче, публицист, педагог, энциклопедик колачлы галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тула. Гомере дәвамында халкына хезмәт иткән шәхеснең тормышы да, иҗаты да гаять үзенчәлекле», - диде ул.

«Иҗат дәверендә Нәкый Исәнбәтнең ике дистә поэмасы, 200дән артык шигыре басылып чыга. Аларның кайберләре җырга әйләнеп китә, халык аларны үзенеке дип кабул итә. Әдипнең балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге үзенә күрә бер сәнгать дөньясын тудыра. Аның «Куян маҗаралары», «Мырауҗан агай хәйләсе» һ.б. китаплары кечкенә укучылар арасында популярлык казана. Шул ук вакытта ул драматургия өлкәсендә дә актив эшли», – диде Илгиз Халиков.

Аның әйтүенчә, Нәкый Исәнбәтнең күпчелек әсәрләре төрле сәхнәләрдә зур уңыш белән бара. «Миркәй белән Айсылу», «Хуҗа Насретдин», «Идегәй», «Түләк», «Җирән чичән белән Карачәч-Сылу», «Гөлҗамал» һ.б. пьесалары көндәлек матбугатта даими басылып килгән публицистик мәкаләләр, фельетоннар, рецензияләр – һәммәсе Нәкый Исәнбәтне татар әдәбиятының күренекле вәкиле итеп таныта», - дип билгеләп үтте ул.

Илгиз Халиков Нәкый Исәнбәтнең татар халкының рухи мирасын, тел, әдәбият хәзинәсен, тарихи ядкәрләрен, фольклорын җыю, барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салу, бастыру, чыгару өлкәсендә гомере буе армый-талмый эшләгән күренекле галим, энциклопедист булуын әйтте. «Татар халык мәкальләре», «Татар теленең фразеологик сүзлеге», «Татар халык табышмаклары», «Идегәй» дастанының җыелма тексты һ.б – болар барысы да татар теле һәм халык авыз иҗатын өйрәнү өлкәсендә фундаменталь хезмәтләр булып саналырга хаклы», - диде ул.

«Галимнең фәнни хезмәтләр хәзинәсе, аның әдәби иҗаты кебек үк, гаять бай һәм аның проблемалары бик тә киң. Нәкый ага Исәнбәтнең тормыш юлы, иҗаты тулаем өйрәнелгән дип әйтеп булмаса да, аның турында күпсанлы мәкаләләр дөнья күрде, диссертацияләр якланды. Әдип иҗатын халыкка җиткерү юлында Гали Арсланов, Тәлгат Галиуллин, Равил Рахмани, Назыйм Ханзафаров, Габдулла Шамуков, Миләүшә Хәбетдинова зур өлеш кертә», - диде институт директоры.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов түгәрәк өстәл катнашучыларын Рифкат Миңнеханов исеменнән сәламләде. «Бүгенге түгәрәк өстәлне Татарстан җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга дип исәплим. Бу республикада тел, мәдәният, тарихны саклауга, өйрәнүгә бирелә торган игътибар белән билгеләнә», - диде ул.

«Без технология үсеше турында бик күп сөйләсәк тә, аның нигезендә һәрдаим рухи, мәдәни кыйммәтләр торды һәм гуманитар фәннәрне үстерү бүген дә ТР Фәннәр академиясенең төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе. Бүгенге түгәрәк өстәл дәүләт сәясәте кысаларына бик яхшы туры килеп тора. Нәкый Исәнбәтнең милли милли мәдәниятне, әдәбиятны, фәнне үстерүдәге роле бәйләп бетергесез. Ул гасырга якын гомер кичереп, халкыбызга биниһая зур мирас калдырган шәхес», - диде ул.

Айнур Тимерханов фикеренчә, Нәкый Исәнбәтнең мирасы, үзе яшәгән заманның катлаулы булуы сәбәпле, моңарчы тиешле шәкелдә ачылмаган, өйрәнелмәгән. «Аның шәхес куәсе тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәде. Шул ук вакытта Нәкый Исәнбәт гомеренең 20 еллыгын педагогик эшчәнлеккә багышлаган, мөгаллим, методист булган, Татарстан һәм Башкортстан мәктәпләрендә укыткан, дәреслекләр язган», - диде ул.

Түгәрәк өстәлдә Нәкый Исәнбәтнең шәхесе, иҗатының әдәби-мәдәни әһәмияте, аның фәнгә алып килгән яңалыгы, бүгенге көн өчен кыйммәте һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышу булды. Нәкый Исәнбәтнең династиясе хакында да сөйләштеләр.